Анда уллары Айварны үрнәкле солдат һәм Илебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләгәннәре өчен аларга рәхмәт белдергәннәр.
Айвар Кырмыскалы авылында туып-үскән. Район үзәгендәге 2нче санлы урта мәктәпне тәмамлау белән Башкорт дәүләт аграр университетының энергетика факультытына укырга кергән. Магистр исеме алып чыга. Ә агымдагы елның июлендә армия сафларына алына. Краснодар югары хәрби училищесының уку үзәгендә учебкада була. Училище начальнигы С.Бобров: “Айвар Сәгатьдинов хәрби бурычын үтәүдә барсына да үрнәк булып тора, хәрби устав һәм командирның боерыкларын төгәл үти”, - дип язган.
Әлеге вакытта якташыбызның хезмәте Уссурийск шәһәрендә үтә. Айварга уңышлы хезмәт һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Ольга КӘРИМОВА.