Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иске Акташта эшли дә, бәйрәм дә итә беләләр

Кайбер авылларда зур һәм яңа мәдәният йортлары булуга карамастан, концертларга, бәйрәм чараларына халыкны җәлеп итү авыр. Ә Иске Акташ авылында мондый проблема бөтенләй юк. Биредә өмәләргә дә бергәләшеп чыгалар, бәйрәмнәрне дә җыелышып, күңелле итеп үткәрәләр. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган чара да искеакташлыларның бердәм, искиткеч талантлы булуларын, эшли дә, рәхәтләнеп ял итә дә белүләрен тагын бер кат исбат итте.

Мәдәният учагы дөрләп “яна”
Берничә ел элек авылның үзәге булып торган башлангыч мәктәп ябылу күпләрне зур борчуга салды. Ләкин акташлылар бирешә торганнардан түгел. Бинаны саклап кына калмадылар, аңа яңа сулыш өреп, мәдәният учагына әверелдерделәр. Монда, әлбәттә, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең дә ярдәме зур булды. Биредә байтак ремонт эшләре башкарылды: бинаның түбәсе ябылды, ут үткәрелде, тамаша залы булдырылды. Җылыту да хәзер, элеккечә утын ягып түгел, электр ярдәмендә. Авыл клубының җитәкчесе итеп байтак еллар Иске Шәрәй урта мәктәбе укытучысы булып эшләгән Наилә Рәшит кызы Фәхретдинова тәгаенләде.
Төзекләндерүдән соң күркәм төс алган клуб хәзер һәркемне үзенә чакырып тора. Бер генә бәйрәм дә билгеләнми калмый. Җылы бинада чараларга әзерәнү, репетицияләр үткәрү дә бик уңайлы. Шунысы куанычлы, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар – җыр-моңга, биюгә оста кешеләр бихисап монда. Наилә Рәшит кызы билгеләвенчә, ниндидер чара узасын алдан белешеп, читтә яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерә. Бу бик сөенечле, димәк, туган авыл алар өчен бик кадерле. Шул ук вакытта барлык авылдашлар белән очрашып аралашу өчен дә менә дигән сәбәп бит ул.
Кыю авылдашлар
Бу көнне клубта алма төшәрлек тә урын юк иде. Күпләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларны искә алу, Әфган һәм Чечен Республикаларында хезмәт итүчеләргә хөрмәт күрсәтү уңаеннан оештырылган концерт программасын басып карарга туры килсә дә, беркемнең дә кәефе кырылмады. Рәхәтләнеп кул чаптылар, кушылып җырладылар, биеделәр.
Иске Акташ авылы әллә ни зур булмаса да, аннан Бөек Ватан сугышына илебезне сакларга йөзләгән ир-егет киткән, аларның күпләренә туган якларына кайту насыйп булмаган. Хәзерге вакытта авылда бер сугыш ветераны да калмаган. Бу чарада аларны бер минут тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар. Кызганычка каршы, безнең егетләргә Әфган һәм Чечен Республикаларындагы локаль сугышларда да катнашырга, яшьли генә ут эченә керергә, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Ләкин Иске Акташ авылы егетләре - Әфган сугышы ветераннары Фәнил Мөхлис улы Гатауллин, Фәнит Әсхәт улы Биктимеров, Фоат Габдулла улы Сәйфуллин, Фаяз Нурлыгаян улы Шәрәфетдинов, Чечен Республикасындагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан Айрат Мөдәрис улы Мөхтәруллин, Динар Нәзир улы Шәрифуллин, Радик Әнвәр улы Ибраһимов сынатмады, үз бурычларын намуслы үтәп, туган якларына исән-имин кайтып төштеләр. Шулай булгач, егетләребез зурлауга һәм хөрмәткә һичшиксез лаек. Бу хакта яшь буын да белергә тиеш. Шуны күз уңында тотып, әлеге чарага Әфган һәм Чечен республикаларында хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз Фәнил Гатауллин, Динар Шәрифуллин һәм Айрат Мөхтәруллин да чакырылды.
1959-1969 елларда туган ир-атлар өлешенә төште ул Әфган сугышы. 18-19 яшьләрендә кулларына корал алган егетләрнең иң яшьләре дә инде 50не тутыра. Иске Акташ егете Фәнил Гатауллин армия хезмәтенә 1982 елның 1 апрелендә китә. Башта учебкада булалар, соңыннан Ташкентта карантин үтәләр, аннары Киев, Кабул, Шиндант һәм Кандагар. Элемтәче булып хезмәт иткән якташыбыз аннан 1984 елның августында гына демобилизацияләнә.
Динар Шәрифуллин армия хезмәтенә 18 яше тулгач та китә. Хәрби хезмәте кайда үтәчәген белеп тора ул, ләкин бу аны куркытмый. Башта Ставрополь краеның Минеральные воды шәһәрендә хезмәт итсә, аннан Ингушетия чикләрендә илебезне саклый. Әти-әниләре, туганнары белән даими элемтәдә була, 2010 елның язында туган йортына кайтып керә.
Айрат Мөхтәруллин да хезмәтен лаеклы үтә. 1998 елның 14 декабрендә армия хезмәтенә алына. Бер ел Уфада хезмәт итә. Аннары Чиләбегә учебкага җибәрәләр, кинолог белгечлеген үзләштерә. 2000 елның апрелендә өлкән дрессировщикны Чечняга җибәрәләр. Икенче тапкыр Чечняга 2001 елның апрелендә бара. Туган йортына ул 2001 елның августында гына кайта.
Патриотик рухта
Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Равил улы Хөснетдинов тантанага җыелган ир-егетләрне генә түгел, гүзәл затларны да бәйрәм белән котлады.
- Хатын-кыз һәм сугыш – бер-берсенә ят төшенчә булсалар да, күпме хатын кызларыбыз хәрби кием кигән, һәрберсе Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән. Һәрбер батыр ир артында – хатын-кыз тора. Шуңа да Ватанны саклаучылар көне - гомум бәйрәм, - диде Ришат Равил улы, изге теләкләрен җиткереп. Шулай ук чакырылган кунакларга да чиксез рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Концерт программасы башыннан ахырына кадәр патриотик рухта үтте. Иң тәүдә сәхнәгә чыккан мәктәп укучыларының чыгышына – үз телләрендә матур итеп шигырь сөйләүләренә, җырлауларына сокланмаган кеше калмагандыр. Берничә ел элек укытучылар – Гүзәлия Гыйззәтуллина һәм Наилә Фәхретдинова җитәкчелегендә оештырылган “Яшьлегем моңнары” ансамбле – һәр чараның бизәге. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен берләштергән бу төркем күрше авылларга да концерт программалары белән кунакка йөри. Әниле-уллы Альфира һәм Радмир Галиуллиннар, Баязит Гыйззәтуллин, Фәзилә Сагадиева, Зинфира Суфиянова башкаруындагы җырларны, Миләүшә Галиуллина һәм Азат Гыйззәтуллинның өздереп биюен көчле алкышларга күмделәр. “Моряк”, “Катюша” биюләрен тамашачылар аеруча яратып кабул иттеләр, чөнки малайларның һәм кызларның осталыкларына сокланмаслык түгел. Ә Гүзәлия Гыйззәтуллина Таһир Вилдановның “Яралы хат” хикәясен укыганда күпләр күз яшьләренә дә ирек бирде. Ут күршеләр – Таһир Вилданов җитәкчелегендәге Сахай авыл мәдәният йорты үзешчәннәре дә бай күчтәнәчләр белән килгән иде.
Бу концертны оештыру һәм сәхнәгә кую өчен клуб мөдире Наилә Фәхретдинова зур тырышлык куйган. Ә ул, үз чиратында, барлык авылдашларына – олысына да, кечесенә дә чиксез рәхмәтен белдерә, чөнки бу – бердәмлекнең, гомум тырышлыгыбызның нәтиҗәсе, ди ул. Бу, әлбәттә, шулай. Балалар да дәресләрдән соң клубка килеп, биюләр, җырлар өйрәнгәннәр. Өлкәннәр дә вакытларын табып, номерларын шомартканнар. Шуңа бәйрәм концерты да бик күңелле үтте, авыл халкының да, килгән кунакларның да күңелендә яхшы тәэссоратлар калдырды.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: