Хатирәләргә сәяхәт
Муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров чара кунакларын сәламләп, совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын билгеләп, районда яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча байтак эш башкарылуы турында сөйләде, ил тарихында мәңгеләштерелгән батырларның исемнәрен атады һәм локаль сугышларда катнашучыларга һәм ветераннарга рәхмәт белдерде.
- Безнең районнан 12 меңнән артык ир-егет фронтка киткән, 8 меңнән артыгы яу яланнарында ятып калган. Ул куркыныч сугышның шаһитлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 ветеран исән. Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан 95 кешенең 14енә туган якларына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, 6 егетебез Чечен Республикасында батырларча һәлак булды, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Залда утыручыларның һәрберсен туган илебез өчен горурлык хисе биләп алды. Театрлаштырылган тамаша төрендә әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бөек Ватан сугышы ветераны ролен Суык-Чишмә авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Николай Васильевич Андреев башкарды. Ул 75 елдан соң үзенең балаларына (аны 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе һәм гимназия укучылары Дмитрий Жилин һәм Розалина Әюпова башкарды) сугышта үткән юллары турында сөйләде.
- Картәти, фотоаппаратың искергән бит, ни өчен яңаны, заманчаны алмыйсың? – дип сорый балалар.
- Мин аны беркайчан да ташламыйм, чөнки анда бәһалап беткесез хәтер саклана, - дип җавап бирә ветеран.
Мәдәният сараена җыелган кунаклар белән тамаша геройлары ветеранның хатирәләренә сәяхәт кылдылар, 1941-1945 еллардагы авыр вакыйгаларны күңелдән үткәрделәр. Театрлаштырылган тамаша лирик һәм патриотик җырлар, хореографик номерлар белән үрелеп барды. Чара тамашачыларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Бәйрәм концертын Ольга Исхакова һәм Эмиль Сөярголов алыр барды.
Лаеклыларга - бүләкләр
Бу көнне лаеклыларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата юбилей медальләре тапшырылды:
- Әрдәширова Рәйсә Хәбибулла кызы. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, өлкәннәр белән беррәттән колхоз басуларында тир түккән, бихисап наградаларга лаек булган, биш бала үстергән.
- Әхтәмова Рәйсә Шәйхәттәр кызы. Барлык гомерен районга багышлаган: тәүдә колхозда, кулланучылар җәмгыятендә, соңыннан төрле предприятиеләрдә эшләгән. 22 февральдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
- Гыйззәтуллина Рәйханә Хәбибулла кызы. Тумышы белән Карлыманбаш авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында Камышлы урман хуҗалыгында эшләгән. Биш бала тәрбияләп үстергән.
- Заитов Миңнулла Габидулла улы. Тумышы белән Бүздәк районыннан. 10 яшеннән үк колхозда тракторчы-машинист булып эшләгән.
- Латыйпов Наил Корбангали улы. Хезмәт эшчәнлеген 12 яшендә колхозда башлаган. Армия хезмәтеннән соң 40 елдан артык водитель булып эшләгән.
- Мөхәммәтшина Рима Миңлегали кызы. 40 елдан артык гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган.
- Нургалиева Рәсимә Шәйхемансур кызы. 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбен төзүдә катнашкан. 25 елдан артык Кырмыскалы авылының туберкулезга каршы дәваханәсендә эшләгән.
- Салихов Гаяз Вилдан улы. Тумышы белән Иске Муса авылыннан. Төрле оешмаларда җитәкче булып эшләгән. Нинди генә вазыйфалар башкармасын, җаваплылыгы белән аерылып торган.
- Хәмитова Зөбәрҗәт Габдулла кызы. Тумышы белән Сахай авылыннан. Хезмәт эшчәнлеген 14 яшендә колхозда башлаган, соңыннан байтак еллар район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.
- Хөсәенов Сабит Халим улы. Тумышы белән Сахай авылыннан. Дәүләт статистикасы органнарында җитәкче булып эшләгән.
- Якупова Фирдәүс Миңлегали кызы. Татарстан Республикасында туып-үскән. Эш стажы 40 елдан артып киткән.
Шулай ук М.Т.Әбүбәкиров, Ф.Ф.Әминов, А.А.Ганиев, Ф.Ф.Кабилов, В.М.Кобяков, Р.Р.Кодакаев, И.Х.Мусин, А.И.Насыйров, Н.С.Равилов, М.Р.Сәйфуллин, А.Е.Федоров, Ф.Ф.Хисаметдинов, Р.Р.Шәймәрдәнов, Р.Х.Йөзлекбаев, Р.И.Яппаров, А.Ә.Ярмөхәммәтовка район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.