“Җир куенына иң соңгы солдатның җәсәде тапшырылмый торып, сугыш беткән дип саналмый!” Әлеге сүзләр бөек полководец Александр Суворовныкы, диләр. Канатлыга әверелгән бу гыйбарәне ул Русия һәм Австрия армияләренең төрек гаскәрләрен кыйратканнан соң әйткән. Яу тынганнан соң Суворовка генераллар: “Җиңү бездә! Сугыш бетте!” дип шатлыклы хәбәр җиткергән, ә ул: “Һәлак булганнар җирләндеме соң?” дип сораган. “Юк шул, әле өлгермәдек”, — җавап шундый булган. Менә шул вакытта Суворов әлеге тарихка кереп каласы канатлы сүзләрен әйткән дә инде.
Бөек Җиңүнең быел 75 еллыгын билгеләдек, ә бу канкойгыч сугышта башын салган яугирләрнең күпмесе әле дә хөрмәтләп җир куенына тапшырылмаган, асыл сөякләре билгесез тарафларда ята – моны беркем дә анык кына әйтә алмый. Эзтабарларга рәхмәт: алар ел саен махсус экспедицияләр үткәреп, казу эшләре алып барып, дис-тәләгән Бөек Ватан сугышы солдатының җәсәден таба, аларның туганнарына элемтәгә чыга, батырны туган ягына алып кайтып күмүне оештыра. Бу эш быел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгәндә, аеруча активлашты.
Бөек Ватан сугышында каһарманнарча башын салган, тик бүгенгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган солдат Фәйзелгаян Хаҗиәхмәт улы Әхмәтовның җәсәде күптән түгел үзенең туган төяге — Дүртөйле районының Иванай авылында кадерләп җир куенына тапшырылуы да эзтабарларның изге эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Тула өлкәсенең Арсеньевский районында “Славный” клубының хәрби-тарихи эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышында һәлак булган 34 яугирнең җәсәден таба.
Алар арасында Дүртөйле районының Тәкәрлек авыл Советы биләмәсеннән Фәйзелгаян Әхмәтов та барлыгы билгеле була. Солдатның шәхесен ачыклауда сөякләре янында табылган “Батырлык өчен” медале, ә аның номеры була, булышлык итә. Әлеге хәрби бүләк Фәйзелгаян Әхмәтовка 1942 елның 18 ноябрендә тапшырыла.
“Кызыл Армия сафында 1942 елның 8 гыйнварыннан. Фронтка Дүртөйле хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. 1942 елның 17 октябрендә Мценск шәһәре янындагы 230,7 санлы биеклеккә немецлар һөҗүм иткәндә, Әхмәтов хәрби постында була. Күпсанлы дошман солдатларына каршы батырларча сугыша ул. Винтовка, граната, штык ярдәмендә 9 гитлерчыны юк итә”, — дип язылган Әхмәтовның бүләкләү кәгазендә.
Батыр яугир Тула өлкәсендә барган канкойгыч алышта һәлак була. Озак еллар аның гәүдәсе туган ягыннан еракта, туфрак астында ята. Һәм менә быел бергә һәлак булган яудашлары белән Фәйзелгаян Әхмәтовның сөякләре дә, ниһаять, табыла. Тула эзтабарлары тиз арада солдатның каян булуын ачыклый, туганнарына хәбәр җибәрә.
...Каһарман солдатның җәсәден җир куенына тапшыру көзнең моңсу бер көнендә узды. Тантаналы чарага халык дәррәү килде. Митингта өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да катнашты. Батырның туганнары арасында оныгы Мөнир Хәмзә улы Әхмәтов та бар иде. Ул картәтисенең җәсәден озатып Тула өлкә-сеннән килгән эзтабарларга һәм җирләү тантанасын зурлап оештырган Дүртөйле районы хакимиятенә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Һәркем өчен әлеге чара бик дулкынландыргыч булды. Авыл аксакаллары солдат рухына багышлап Коръән сүрәләре укыды. Солдатның җәсәден авыл зиратында хөрмәтләп җирләгәч, бер минутлык тынлык игълан ителде, каберенә чәчәкләр салынды.
...Бөек Ватан сугышы тәмамланган дип әйтеп булмый шул әле, чөнки рухлары тынычлык тапмаган, тиешенчә җирләнмәгән яугирләр бихисап. Бу хакта Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк архивына Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләрдән ел саен килгән 100-120 меңләп хат та ачык сөйли.