Кәчүән авылында туып-үскән Фәнис Нургалиев мәктәптә укыганда ук совет гаскәрләре Әфганстанга кертелгән була. Ул вакытта малай үзенең дә сугышка эләгәчәген белми әле. Армиягә аны 1987 елның 12 ноябрендә чакыралар. 1988 елның апрель ахырына кадәр Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренә укырга җибәрәләр, бер ай полигонда була, ә шул ук елның июнендә аны Әфганстанга озаталар. Мәскәүдән Үзбәкстанның Самаркан шәһәренә кадәр самолетта очалар, аннары әфган-үзбәк чигенә кадәр поездда баралар, аннан - Саланг үткеленә кадәр машиналарда. Бу Кабул шәһәре янында.
- Сугышка эләккәнемне тәүдә туганнарым белми иде. Башта әнине борчырга теләмичә, аңардан яшердем, аның йөрәге болай да безнең өчен өзгәләнә иде. Ләкин соңыннан алар барыбер белделәр, - дип искә ала хәрби хәрәкәтләр ветераны. – Якташларым - Олыкүл авылыннан Рөстәм Сабитов, Прибельскийдан Гомәр Гайнуллин һәм Сергей Чаркин белән бер ротага эләктек. Баштарак бернинди дә курку хисе булмады. Киресенчә, ул вакытта армиядә хезмәт итү абруйлы санала иде. Без дә мондый изге бурыч үтәү белән чиксез горур идек.
Фәнис Тәлгать улы СССР Эчке хезмәт гаскәрләренең 278 нче аерым юл-комендант бригадасында Саланг үткелендә хезмәт итә. Аларның бригадасы мөһим стратегик объект - 2676 метр озынлыктагы кыя массивы аша салынган тау тоннелен саклый, ул диңгез өсте тигезлегеннән 3200-3300 метр биеклектә урнашкан. Ул Пули-Хумри белән Кабул арасындагы юлны бәйли һәм йөк, ягулык колонналары барган мөһим транспорт артериясе булып тора. Сугыш барган ун ел дәвамында дошманнар бу юлны ябарга омтылуларын туктамыйлар. Тауларда бихисап мәгарәләр һәм җир асты юллары булган урыннарда засадалар корып, аталар. Фәнис Тәлгать улы ул вакыйгалар турында сөйләргә теләми. Иптәшләрнең ничек һәлак булганнарын искә төшерү авыр аңа...
- Әфганстанда хезмәт итү һичшиксез безне үзгәртте. Без анда егетләр булып китсәк (миңа ул вакытта 19 яшь иде), ир-атлар булып кайттык. Туып-үскән йорттан чыгып киткәч, капыл үсеп китәсең һәм “Ватан” сүзенең чын мәгънәсен аңлый башлыйсың. Сугыш су һәм икмәкнең, баш өстендәге тыныч күк йөзенең, әнинең, йортның, гаиләнең кадерен белергә өйрәтте. Ул чынбарлыкта дуслар һәм дошманнарны аерырга өйрәтүче чын батырлык мәктәбе булды. Сугышкан кеше генә тормышының кадерен белә һәм иптәшләренең дуслыгын һәм ярдәмен тоя ала. Анда хезмәт итүчеләрнең берсе дә моңа үкенми. Чит илдә хәрби бурычыбызны үтәсәк тә, Ватаныбызга хезмәт итүебезгә шикләнмәдек, - ди әңгәмәдәшем.
1989 елның 15 февралендә, Фәнис Тәлгать улы совет гаскәрләре белән бергә Әфганстаннан чыгарыла, сугыш тәмамлана. Егет хезмәтен Төрекмәнстан ССРының Кушка хәрби шәһәрчегендә дәвам итә. 1989 елның көзендә генә өенә кайта. Хәзер Фәнис Тәлгать улы “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыятенең Кырмыскалы линия-производство идарәлегендә водитель булып эшли. Тормыш иптәше Гөлнара Әсхәт кызы белән бер дигән гаилә корганнар. Балалары – Рөстәм һәм Гүзәл күптән үсеп җиткәннәр, үзләренең гаиләләре бар. Аларны дүрт яшьлек оныклары Диана сөендерә.
15 февральдә хәрби туганлык хисләре белән берләшкән барлык яугир-интернационалистлар янә бергә җыелачак, үткәннәрне, сугышларда һәлак булган һәм алган яралардан тыныч вакытта вафат булган иптәшләрен искә алачаклар. Араларында янә берсе: “Хәтерлисеңме, туган, Саланг юлын?..” – дип әйтер.
- Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларны Хәрби-интернационалистлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм озын гомер телим, - ди Фәнис Тәлгать улы.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.