Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яшь-җилкенчәк малайлар аннан чын егетләр булып кайта. Армия хезмәте сабыр булырга өйрәтә, чыныктыра, кешенең фикерләү дәрәҗәсе, характеры да яхшы якка үзгәрә. Шул ук вакытта якыннарыңның кадерен, тормышның асылын ныграк аңлый башлыйсың. Өч ай элек кенә хезмәтен тутырып кайткан Кырмыскалы районының Сахай авылы егете Айнур Галәутдинов та нәкъ шундый фикердә.
Айнур солдат булу турында кечкенәдән хыяллана. Ни генә дисәң дә, гаилә шәҗәрәләренә күз салсаң, аның әтисе дә, бабалары да туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар. Әнисенең ике туган абыйсы Газим Кәлимуллин, мәсәлән, Әфган сугышында булган, аннан яраланып кайтса да, бүген туган авылында тулыканлы тормыш белән яши. Атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Айнур өчен ул бар яклап та үрнәк булып тора.
Егет тә урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Уфа шәһәрендәге күпфункцияле колледжында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алу белән үзе теләп армиягә китә. Хәрби хезмәте аның Ленинград өлкәсенең Сосновый бор шәһәрендә милли гвардия гаскәрләрендә үтә.
- Солдат өчен армиядә бер ел хезмәт итү әллә ни озак вакыт түгел, шул ук вакытта ул һәр егет өчен зур тормыш мәктәбе. Әлбәттә, баштарак сагындыра. Иртән йокың туймаса, өйдәгечә иркәләнеп ятып булмый, сикереп торырга, эшлисең килмәсә дә, кушылган эшне, бирелгән боерыкны үтәргә кирәк. Шулай да, армиядән куркырга кирәкми, ул чын ир-егет ясый. Якыннарыңның йөзенә туры карап сөйләшерлегең, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алуың үзе бер бәхет, - ди егет.
Биш ай хезмәт иткәч, егет өлкән укчы-пулеметчы вазыйфасына тәганләнә, аңа ефрейтор званиесе бирелә. “100 яхшы караул” билгесе белән бүләкләнә. Әти-әнисе – Фәнис Фәтхлислам улы һәм Айгөл Рәшит кызына хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты җибәрелү дә егетнең яхшы хезмәте турында сөйли. Кыскасы, якыннарының, якташларының йөзләренә кызыллык китерми, туган ил алдындагы бурычларын намус белән башкара егет.
Шулай, бер ел сизелмичә үтеп тә китә. Кайтып, ике атна үтүгә эшкә дә урнаша: әлеге вакытта ул Уфа резина изделиеләре җитештерү заводында эшләп йөри. Ә киләчәктә Айнур үзенең балачак хыялын тормышка ашыру – токымлы атлар үрчетү теләге белән яна. Армиядә алган чыныгу һәм, әлбәттә, егетнең тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы бу уй-ниятләрен тормышка ашырырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Солдат шулпасын эчкән кеше бернинди авырлыклар алдында да югалып калмый ул.