Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Армиядә хезмәт итү – егетләрнең бурычы

Контракт буенча хезмәт итү – чын егетләр эше. Әлеге вакытта Кытай белән чиктәш Хабаровск краенда хезмәт итүче Сәвәләй авылы егете Артур Таһиров шулай ди.

Кече сержант, танк командиры Артур Таһиров 2013 елда армиядә булганнан соң контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә була һәм моңа һич кенә дә үкенми. Киресенчә, 2017 елдан 2019 елга кадәр ике югалган елы өчен үкенә. Ул сайлаган юл – чын егетләр эше булуына ышана. Мөгаен, әнисе ягыннан ерак туганнары һәм бабалары хәрби хезмәткәр булулары моңа этәргеч биргәндер. Армиядә хезмәт итү өчен чыдамлы булырга кирәклеген безнең героебыз яхшы аңлый. Ул алдына максат куеп, шуңа омтыла һәм офи­церларның горурлыгы булып тора. Аның аркасында танк батальоны һәрвакыт спорт ярышларында беренче урыннарны яулый. Әйе, көндәлек уку, каты көн тәртибе, команда тормышы һәм килә­чәкнең билгесезлеге белән абруй яулавы җиңелдән түгел.
- Һәр кеше боерыкка буйсынырга һәм командованиенең таләпләрен берсүзсез үтәргә әзер булмый, гади итеп әйткәндә, бу шифаханә түгел. Хәтта иң тыныч көннәрдә дә сынаулар вакытында танклар шартларга мөмкин. Мондый минутларда һәркем җитди тормыш турында уйлый, - ди Артур.
Артур фикеренчә, һәр егет армиядә хезмәт итәргә һәм бу тормыш тәҗрибәсен алырга тиеш.
- Хезмәт итү чорында мин кешеләрне яхшырак аңлый башладым. Ләкин армия миңа үземне табарга, мөмкин­лекләремне ачыкларга ярдәм итте. Мин киләчәктә укуымны дәвам итәргә һәм өлкән прапорщик яки офицер булырга теләгән идем, ләкин язмыш башкача хәл итте. Шуңа карамастан, мин контрактны озайтачакмын, пенсиягә чыгарга вакыт аз калса да, - дип көлә 26 яшьлек Артур.
- Әти-әнием, энем һәм сеңлем минем барлык башлангычларымны да хуплый, мин аларга бик рәхмәтле. Энем Самат бер елдан соң армиягә алыначак. Аны үзем янына - “үз канатым астына” алырга телим. Батальонда якташларым күп, һәм мин үземнең туган татар телендә сөйләшә алам. Мондый бәхет барысына да эләкми. Шулай ук 2017 елның маеннан югары белемсез контракт төзергә мөмкин булды. Димәк, мин берни дә югалтмадым. Башка терри­торияләргә күчәргә генә рөхсәт ителми. Климаты салкын булса да, хезмәт иткән урыным миңа ошый.
Командиров­каларга безне Сахалинга һәм Хабаровск краена җибәрәләр. Ә киләчәктә яшәү урыным өчен мин җылы Краснодар шәһәрен сайладым, хәрби ипотека торак сатып алырга мөмкинлек бирә.
Яшь егетләргә сез нәрсә киңәш итәр идегез? - дигән сорауга Артур болай дип җавап бирде:
- Мин аларга укырга барганчы, “Яшь яугир курсы”на эләгергә киңәш итәр идем. Бу курсларга ант кабул итү, уставны өйрәнү һәм гомуми физик әзерлек керә. Кайчакта, мәсәлән, машина йөртүче-механик, радист, наводчик кебек белгечлек алырга да мөмкин. Ә аннары контракт хезмәтенә кү­чәргә теләүчеләргә психологик, һө­нәри һәм физик әзерлек буенча сайлап алуны үтәргә әзер булырга кирәк. Беренче контракт өч елга төзелә һәм хезмәт хакыннан тыш, ул частьтан чыгып йөрергә һәм вакыт белән үзең теләгәнчә файдаланырга хокук бирә. Хәрби коллективта нормаль психологик климат, ата-аналар комитеты эшли, дип ышандыра алам.
Яшь егетләргә гаиләсен, йортын, районын яклау өчен кыю, инициативалы һәм җаваплы булуларын телим. Бу бит чын ир-егетләрнең тәү чираттагы бурычы, - ди ул.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: