- Махсус операция башлангач, миңа Илшат Латыйпов һәм Әхтәм Хәсәнов мөрәҗәгать итеп, УАЗ “буханка” сатып алырга, автомобильне ремонтларга һәм махсус хәрби операция сугышчыларына җибәрергә тәкъдим иттеләр. Минем үземнең техника төзекләндерү станциям бар һәм мин ризалаштым. Илшат Раил улы белән Әхтәм Әсхәт улы автомобиль сатып алдылар һәм без аны ремонтлый башладык. Соңыннан без 25 төрле техника – УАЗ, Нива, Форд Транзит, хәтта медицина КАМАЗы җибәрдек, – диде Динар Вахитов.
Ул шулай ук һава-десант гаскәрләре ветераны, команда укытучысы Әхтәм Хәсәновның сугышчылар белән элемтәдә торуын сөйләде. Ул Илшат Латыйпов, Ринат Хәсәнов белән бергә кирәкле техника таба. Машиналар сатып алуда эшкурлар һәм район халкы ярдәм итә.
Кайвакыт кешеләр үзләре килеп, үз автомобильләрен бирергә тәкъдим итәләр. Ә техника төзекләндерү станциясе хезмәткәрләре һәм Динар Вахитов ремонтлау һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә. Активистлар командасы техниканы
ремонтлау белән генә шөгыльләнеп калмый, үзләре аны махсус хәрби операциягә илтеп бирәләр. Илшат Латыйпов, Әхтәм Хәсәнов, Ришат Хәсәнов анда 20, ә Динар Вахитов 10 тапкыр барганнар.
- Сәяхәтләрдән алган тәэссоратлар бик көчле. Сугыш хәрәкәтләре актив барган, җимереклек булган урыннарда интернет начар эшли, навигатор буенча түгел, ә гадәти карталар буенча ориентлашырга туры килә. Сәфәрләр вакытында
без Кременнойдан Херсонга кадәр территорияне йөреп чыктык. Без беркайчан да махсус хәрби операция зонасына буш машина алып бармыйбыз. Аңа гуманитар йөк төйибез. Кырмыскалы авылының Яшьләр бульварындагы техника төзекләндерү станциясендә сугышчылар өчен азык-төлек һәм беренче кирәкле әйберләр җыябыз. Шулай ук “КармаскалинцыСВОим” волонтерлык үзәге дә зур ярдәм күрсәтә. Алдан сугышчыларга нәрсә кирәклеген белешәбез, чөнки фронтта берәүләргә маскировка челтәрләре, ә икенчеләренә эчә торган су кирәк. Агач материаллары, мунча миче дә илткән бар, - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшче.
Активистлар әледән-әле, аена бер яки ике тапкыр махсус хәрби операция зонасына үзләре баралар. Башка төбәкләрдән килгән сугышчылар Башкортстан халкының бик дус һәм бердәм булуларын әйтәләр.
- Махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләрнең кәефе яхшы. Һәр сәфәрдән соң алар тагы нәрсәдер алып барырга, аларга ярдәм итәргә телиләр, - диләр активистлар.
Әлфия Әхмәдуллина.