Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2017, 17:40

Җиңүче дип танылды

Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Ел педагогы – 2017” республика һөнәри конкурсын ябу тантанасы үткәрелде, анда 57 педагог катнашты.

Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Ел педагогы – 2017” республика һөнәри конкурсын ябу тантанасы үткәрелде, анда 57 педагог катнашты.
Безнең район данын “Ел педагогы – 2017” муниципаль конкурста җиңү яулаган 1нче санлы Кырмыскалы балалар бакча­сының музыка җитәк­чесе Г.Р.Мортазина яклады. Конкурс өч турда үткәрелде. Һәр катнашучы “Конкурста катнашу­чының интернет-ресурсы”, “Балалар белән педагогик чара” кебек бурычларны башкардылар һәм “Мәктәпкәчә белем бирү­нең яңа ысуллары” дип исем­ләнгән осталык дәресе элементлары белән чыгыш ясадылар. Арытабан “Осталык дәресе” конкурсына 10 финалист билгеләнде, алар “Түгәрәк өстәл артында һөнәри әңгәмә”дә катнашты.
Барлык тур йомгаклары буенча, Гөлнара Рәис кызы “Патриотик мирасны саклау” номинациясендә җиңүче дип танылды һәм Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.
Лена Биккузина.
Читайте нас: