Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 декабрь 2017, 13:51

Батырлар даны үлемсез

Узган шимбә көнне Подлуб авылында сугыш башланган тәүге көннән алып азагына кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшкән якташыбыз И.А.Полунинга бюст ачу тантанасы үткәрелде. Скульптура Ватаныбызның күренекле улларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча Русия хәрби-тарихи җәмгыяте программасы чикләрендә урнаштырылды.

Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе К.Б.Толкачев, республика төбәк бүлек­чәсенең башкарма директор урынбасары, милек мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе П.Ю.Поройков, республика мәдәният министрының беренче урынбасары В.В.Латыйпова, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән эш итү бүлегенең баш советнигы И.Ф.Галиәкбәров, республи­каның Хәрби Дан музее директоры, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте төбәк бүлекчәсенең башкарма директоры И.И.Утяев, скульптор-монументалист Д.А.Стритович, Русия стратегик тикшерүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Р.Н.Рәхимов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, геройның туганнары һәм авылдашлары катнашты.
- Иван Александрович Полунин Көн­чыгыш Пруссиянең башкаласы Кенигсберг буенда барган сугышта тәүгеләрдән булып Маринберг портына үтеп керә, рота командирын алмаштыра һәм яугирләрне штык белән һөҗүмгә күтәрә. Дошманның 30дан артык солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала, ике пулемет расчетын юк итә, яралануына карамастан, яу яланын ташламый. Бюст ачу безнең тыныч күк йөзе өчен гомерләрен аямыйча көрәшүче геройларга булган хәтерне, рәхмәт сүзләрен гәүдә­ләндерә. Бу бөек вакыйга – дәүләтнең үз батырларына патриотик мөнәсәбәтне, илебез сәясәтен чагылдыра, - диде тантанада Константин Борисович.
Валентина Владимировна һәм Азат Рәшид улы Русия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм аның рәисе Р.И.Мединский исеменнән Фәнзил Фәез улына Рәхмәт хатып тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм җәмәгать мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Петр Поройковка Советлар Союзы Герое Иван Александрович Полунин бюстын ачу хокукы бирелде.
Бу чара яшьләрне патриотик тәр­бияләүдә мөһим әһәмияткә ия. Үсеп килүче буын туган илебезне саклау һәм яклау өчен аямый көрәшкән геройларын белергә тиеш. Кызганычка каршы, еллар үткән саен ул дәһшәтле сугышта катнашучыларның саны кимегәннән кими бара. Бүген Кырмыскалы җирендә 24 ветеран, 490 тыл эшчәне һәм 80нән артык Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны калды.
Светлана КАРПОВА.
Читайте нас: