Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 декабрь 2017, 12:47

Тәртип үзебездән башлана

Кабак авыл Советы биләмәсендә авылларны төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы, шәхси йорт алларының торышын тикшерү буенча административ комиссия рейд үткәрде.

Комиссия составына Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы ярдәмчесе Раиса Еремина, урындагы авыл хакимияте вәкилләре Ләйсән Гыйльманова һәм Руслан Әюпов керде.
Кайбер биләмәләр белән чагыштырганда без барган Кабак авылында ихаталарның күбесе тәртиптә - койма буйларында корыган чүп үләннәре һәм чүп-чар өеме күренми. Ләкин кайбер йорт алларында ком, чуерташ, төзелеш материаллары өелеп ята. Күрәсең, биредә яшәүчеләр карьерның якынлыгыннан файдаланып, запаска алып куйгандыр.
Комиссия вәкилләре Салчут авылында яшәүче кайбер кешеләргә кисәтү ясап, җитешсезлекләрне бетерү вакытын күрсәткән белдерү кәгазьләрен тапшырып китте. Таләп үтәлмәгәндә, йорт хуҗа­ларына 500 сум күләмендә, ә ул вакытында түләмәгәндә, икеләтә күләмдә штраф яный.
Сихон авылында урамнарны төзелеш материаллары белән түгел, көнкүреш калдыклары белән “бизәгән” берничә ихата хуҗасы да кисәтү алдылар.
- Проблемаларны, нигездә, җир биләмәләренең хуҗалары үзләре тудыра, ләкин алар белән элемтәгә чыгу авыр. Аларның күбесе дача хуҗалары, ә алар Иске Кыешкы авылында аз түгел, - ди Ләйсән Әхтәм кызы.
Халыкның язга кадәр дип калдырылган хуҗалык калдыкларын кыш көне кар каплый. Ләкин киләчәктә авылларны төзекләндерү мәсьә­ләләре тәү чираттагы хәстәрлекләр булып калсын иде.
Марсель Ишморатов.
Читайте нас: