Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2017, 11:11

Халык тәкъдиме буенча

Урындагы башлангычларны хуплау программасы проектлары авыл биләмәләренең иң әһәмиятле проблемаларын хәл итәргә мөмкинчелек бирә. Иң мөһиме, аларда халык та актив катнаша. Ни генә дисәң дә, анда күпчелек тавыш җыйган проектлар җиңүче дип таныла. Узган атна ахырында Сахай авылында яшәүчеләрнең Программада катнашу мәсьәләсе буенча гомум җыелышы үтте.

Җылучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөс­нетдинов, муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов чыгыш ясады.
Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә тикшерелде: муниципаль берәмлек җыелышы­ның рәисе һәм секретаре тәгаенләнде, Башкортстан Республикасында урындагы башлангычларга нигезләнгән проектларны тормышка ашыру шартлары турында мәгълүмат бирелде, анда катнашу өчен проект сайланды, проектны софинанслау мәсь­әләсе күтәрелде һәм бу проектны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән инициатива төркеме сайланды.
Сахайлылар теманы тик­шерүдә актив катнашты. Авыл халкы исеменнән урындагы мәктәп директоры Н.Җ.Зәйнуллин, хезмәт ветераны Н.Н.Котлыяров һәм башкалар чыгыш ясады. Авыл биләмәсе Советы депутаты Д.Р.Абакачев та үз фикерен җиткерде. Авыл билә­мәсе ихтыяҗлары: авылларны төзекләндерү, юлларны, чүп­лекне тәртиптә тоту өчен, тәү чиратта, трактор кирәк, - дип белдерде ул. Тавыш бирү юлы белән аның тәкъдиме кабул ителде.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: