Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2017, 11:35

Безнең хезмәт – күз алдында

Районның авыл хуҗалыкларындагы электр корылмаларын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау өчен төзелгән безнең предприятие 1993 елдан башлап электр энергиясе тапшыру, ВЛ 10/0,4 кВлы электр тапшыру линияләре төзү һәм монтажлау белән шөгыльләнә.

Узган елларда предприятие тарафыннан иске челтәрләр яңаларына алмаштырылды, хезмәтләндергән челтәрләрнең 85 проценттан артыгына реконструкция үткәрелде, аның барышында электр тапшыру линияләрендәге агач баганалар тимер-бетонга, тимерчыбыклар куәтлерәккә алмаштырылды, шулай ук трансформатор подстанцияләренең куәте арттырылды. Бу аварияләрнең санын киметергә һәм тапшырыл­ган электр энергиясенең сыйфатын арттырырга булышлык итә.
Бүгенге көндә “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте 750 километрдан артык һава һәм кабельле электр тапшыру линиясен һәм гомум куәте 60 МВтка якын 225 берәмлек куәтле трансформатор под­станцияләрен хезмәт­ләндерә.
Районда шәхси торак төзе­леше актив темп белән бара. Төзелүче йортларны электр энергиясе белән тәэмин итү максатында “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте ел саен инвестиция программасы исәбенә 40-50 километр озынлыгында электр челтәрләре төзи. Бу исә ел саен 300-500 яңа кулланучыны тоташтырырга булышлык итә.
Электр энергиясе белән тәэмин итү һәм аның нәти­җәлелеген арттыру программасы чикләрендә, предприятие ел саен электр энергиясе исәбен алып баручы 500дән артык прибор урнаштыра.
Предприятие муниципаль районның икътисадый һәм социаль үсешенә лаеклы өлеш кертә. Энергетика комплексы­ның эш сыйфаты һәр кешенең көндәлек мәнфәгатьләренә кагыла. Безнең өлкә хезмәт­кәрләренең эше һәркемнең күз алдында. Ул һәрчак таләп ителә. Бүген заманча икътисадның мөһим өлеше булган энергетика ярдәмендә производство тармаклары һәм социаль инфраструктура үсешә. Предприятие хезмәткәрләренең югары һө­нәри осталыгы, бердәмлеге, компетентлыгы һәм тәҗрибәсе алда торган максатларга ире­шергә булышлык итә.
Башкарган эшләрнең югары сыйфатлы булуы, безгә ышанып тапшырылган объ­ект­­­ларның төгәл һәм тотрыклы эшләве, хезмәт нәти­җәсе өчен җавап­лылык, барлык бүлекчә­ләрдәге ныклы дисциплина һәм тәртип - безнең тату коллек­тивның хезмәт җимеше.
Үз эшләренә тугры һәм югары квалификацияле бел­геч­ләрсез предприятие алдында торган бурычларны башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Хезмәткәрләренең күбесе бире­дә дистә елдан артык эшли.
Предприятие социаль мәсь­ә­­ләрне хәл итү белән дә шө­гыльләнә – хезмәткәрләргә шәх­си торак төзү өчен матди ярдәм күр­сәтә, шулай ук хәй­рия эшендә актив катнаша. Мәсә­лән, агымдагы елда энер­ге­тиклар­ның көче белән Җиңү паркында чик сакчыларына 250 мең сумлык һәйкәл урнаштырылды, шулай ук район үзәк дәваханәсе биләмәсе баганаларына лампочкалар куелды.
Төп эшчәнлегебездән тыш, социаль мәсьәләләрне килә­чәктә дә хәл итәргә тырышачакбыз.
Фәнис Мөхәммәтҗанов, “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте директоры.
Читайте нас: