Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2017, 11:42

Уңышны саннар дәлилли

Бүген Русия Федерациясенең Пенсия фонды төзелүгә 27 ел тула. Шул еллар эчендә РФ Пенсия фондының Кырмыскалы районы буенча идарәлеге җитди үсеш юлы үтте.

А.Ф.Насыйрова, Э.Р.Базарголова, Г.Ф.Кучумова, Р.Ф.Латыйпова, Г.Ф.Рафикова, А.Х.Арсланова, З.К.Бәкирова, Ф.И.Рәхимколова, Р.М.Зиннәтуллина.
А.Ф.Насыйрова, Э.Р.Базарголова, Г.Ф.Кучумова, Р.Ф.Латыйпова, Г.Ф.Рафикова, А.Х.Арсланова, З.К.Бәкирова, Ф.И.Рәхимколова, Р.М.Зиннәтуллина.
Бүлекчәнең 20дән артык белгече көн саен пенсия тәгаен­ләү, исәпләү һәм вакытында түләү кебек эшләр башкара. Биредә өч бүлек эшли, аларның һәрберсе зур әһә­мияткә ия. Әгәр шәхси исәп алып бару бүлеге страховкалаучылар һәм эш бирүчеләр белән бергә пенсия исәпләү өчен страховкаланган шәхесләрнең хезмәт хакы һәм стажы турында мәгъ­лүмат җыйса, пенсия тәгаенләү бүлеге гаризалар кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Халык өчен уңай­лы шартлар тудыручы административ-хуҗалык бүлеген дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Пенсия тәгаенләү, исәпләү һәм түләү бүлегендә иңендә 27 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Рауза Фәнил кызы Латыйпова җитәк­челегендә 9 хезмәткәр эшли. Шулай ук баш белгечләр – Гөлнара Рафикова һәм Фәризә Рәхимколова, Венера Фәхрет­динова, клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миңлегөл Рәҗәпова, финанс-икътисадый хезмәт җитәкчесе Люция Гәрәева, белгечләр Венера Фәхретдинова һәм Люция Гәрәеваларның эш стажлары 20 елдан артып китте. Автоматлаштыру буенча баш белгеч Дамир Рәҗәпов барлык програм­маларның төзек эш­ләвен тә­эмин итә. Яшь хезмәт­кәрләр Регина Зиннәтуллина, Гүзәл Кучумова, Эльвира Базарголова, Зәлия Бәкирова һәм Лилия Әминевага да зур өметләр баглыйбыз.
- Белгечләрнең бердәмлеге, һөнәри һәм шәхси сыйфатлары, осталыклары эшебездә югары нәтиҗәләргә ирешергә булышлык итә. Биредә һәр хез­мәткәрнең һәм гомум коллек­тивның казанышлары бихисап, - ди РФ Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы Зөлфия Хәмит кызы Котлыева.
Бүген район идарәлеге 13 800 пенсионерны хезмәт­ләндерә. Ләкин пенсия түләү – пенсия фонды башкарган күпсанлы функция­ләрнең берсе генә. Фонд эшләмәүче пенсионерлар өчен, ә алар 2331 кеше, федераль социаль пособие, 4298 пенсионерга ай саен акчалата түләүләр, ветераннар, инвалидлар исәбеннән билгеле категория гражданнарга посо­биеләр түли.
2017 ел – кешеләрнең страховка пенсияләрен яңадан исәпләтү белән хәте­рендә калыр. Бу уңайдан июнь аеннан октябрьгә кадәр идарәлек тарафыннан 4,5 мең гариза кабул ителде һәм эшкәртелде.
Агымдагы елда пенсия һәм башка социаль пособиеләр түләүгә 2,2 миллиард сум акча җибәрелде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 120 миллион сумга күбрәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елдан башлап пенсия алу өчен һәр кешенең 8 еллык страховка стажы һәм 11,4 балл булырга тиеш. Ә 2024 елда пенсионерларга 15 ел эш стажы һәм 30 балл җыярга кирәк булачак. Моның өчен бүгеннән һәр кеше эш бирүчедә пенсия түләүләрен тикшертә ала.
Бүген Интернетта шәхси кабинет аша Пенсия фонды хез­мәтләре турында тулы мәгъ­лүмат алырга мөмкин. Анда шулай ук үзеңнең пенсия бал­ларың һәм стажың­ны карарга, пенсия күләмен исәпләтергә һәм аны тәгаенләү өчен мөрә­җәгать итәргә мөм­кин. Гому­мән, шул вакыт эчендә шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша РФ Пенсия фон­дының электрон хезмәтләре белән 65 проценттан артык кеше файдаланган.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: