Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2018, 13:00

Аракы саткан – акылын саткан

Спиртлы эчемлек сатучыларга 30 мең сумнан 50 меңгә кадәр штраф яный Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу белән ял итәргә һәм күңел ачарга, шулай ук спиртлы продукция сатып, акча эшләргә теләүчеләрнең саны да арта. Сату нокталарын ачыклау максатында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган рейд бу юлы Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә үткәрелде.

…Яңа Кыешкы авылындагы йортларның берсендә олы яшьтәге ханым спиртлы эчемлекләрне шешәгә коеп, аны 100әр сум белән сатып яткан. “Кунак” килүен көтмәгән хатын башта хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ямьсез сүзләр белән ташланды, сату белән шөгыльләнүен кире какты. Протокол төзү өчен өйгә узу белән полиция хез­мәткәрләре сыекча салынган шешәләр тутырылган зур булмаган ике капчыкны күреп калды. Паспортын күрсәтергә теләмәгән хатынның шәхесен ачыклау өчен авыл Советы вәкилен һәм күрше­ләрен чакырттык. Баксаң, бу йорт хуҗасы “яшел елан” саткан өчен моңа ка­дәр дә “тотыл­ган” булган. Бу юлы РФ Административ хокук бозулар кодек­сының 14.17.1 статьясына ярашлы, 30 мең сумнан 50 меңгә кадәр штраф түләтү турында акт төзергә һәм спиртлы эчемлекләрне тартып алырга туры килде. Бәхеткә, авыл Советында төзелгән бу бер­дәнбер протокол булды, күрәсең, “сарафан радиосы” шәп эшләгән­дер.
Шул ук вакытта Прибельский участок инспекторы С.Галимҗанов исерек бер ирне тоткарлады, аның “яшел еланны” йортларның бер­сендә сатып алуы ачыкланды. Безнең төркем тиешле адрес буенча баргач, хуҗалары аракыны үзе­безнең запастан саттык, дип акланырга тырыштылар. Ләкин бу аларны административ җәзадан азат итә алмады.
Рейд вакытында барлыгы законсыз алкоголь сату һәм ата-аналарның балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү фактлары буенча өч протокол төзелде, шулай ук административ хокук бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән дистәдән артык кеше белән әңгәмә үткәрелде.
Марсель Ишморатов.
Автор фотосы.
Читайте нас: