Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2018, 14:18

“Бердәм Русия” съезды үтте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Бердәм Русия” партиясенең XVII съезды эшендә һәм аның Югары һәм Генераль Советлары утырышында катнашты.

Анда “Бердәм Русия” партиясе Владимир Путин кандидатурасын президентлыкка хуплап чыкты. Бу уңайдан Рөстәм Хәмитов журналистлар белән очрашу барышында үз фикерен белдереп, Владимир Путинның Русия Президенты вазыйфасына кандидат булып баруын тулысынча хуплавын җиткерде.
Съезд эшендә 2500гә якын кеше катнашты, алар арасында партиянең 85 төбәк бүлекчәсеннән 455 делегат, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары, партиянең төбәк сәяси советлары секретарьлары, төбәкләрнең башкарма һәм законнар чыгару власте, фәнни берлекләр вәкилләре бар иде.
Съездның пленар утырышында чыгыш ясап, Русия Президенты Владимир Путин “Бердәм Русия” партиясе үз абруен төбәкләр һәм ил иминлеге өчен гражданнар мәнфәгатьләрендә эшлекле гамәлләр белән раславын билгеләде.
– Бу партия ил тормышында авыр, җаваплы этапта, илгә тотрыклы үсеш, дәүләтчелекне ныгытуда, колачлы мәсьәләләрне хәл итүдә куәтле, берләштерүче сәяси көч таләп ителгән чорда оештырылды, – диде ул. – “Бердәм Русия” әлеге бурычны үтәде һәм бу эшне дәвам итә.
Дәүләт башлыгы партия әгъзаларын проблемалы мәсьәләләрне билгеләргә һәм аларны хәл итәргә чакырды.
– Хәл ителмәгән проблемаларны билгеләргә, алга колачлы максатлар куярга һәм нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, – диде Владимир Путин. Алда безне мөһим эшләр көтә.
“Бердәм Русия” партиясе Рәисе, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев үз чыгышында партиянең якын киләчәккә өстенлекле бурычлары турында сөйләде һәм Владимир Путинның Русия Президенты сайлауларына кандидат булып баруын тулысынча хуплавын белдерде.
– Съезд карары – партиянең Сайлау алды программасын төзүчеләр, сайлауларда безнең яклы бул­ганнар, Русияне көчле ил итү бурычын ышанып тапшыручылар тавышы, – диде ул. – Илгә көчле лидер кирәк. Илдә яшәүче кешеләрне, Русияне берләштерүче, гражданнар ышанычын аклаган шундый лидер ул – Владимир Путин.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: