Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2018, 11:55

Алдакчылар тозагына эләкмәгез!

Төрле юллар белән халыкны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне алдау, талау очраклары ешая. Телефон аша алдашулар турында язып торсак та, мошенниклар тозагына эләгүчеләр саны кимеми.

Мошенник теләсә нинди телефон номерын жыеп, корбанына үзен туганы яки танышы дип таныштыра. Нинди дә булса хокук бозганы, жинять кылганы очен полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганы турында, акча ярдәмендә мәсьә­ләне хәл итәргә мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ягъни, билегеле бу номерга кичекмәстән ул сораган акчаны салырга кирәклеген әйтә.
Икенче вариант. Полиция, эчке эшләр булеге хезмәткәре исемен­нән эш итүче мошенниклар бар. Алар корбаннары белән сөйләшкән вакытта инде берничә кешегә ярдәм ит­кәннәрен әйтәләр. Корбан акчаларны бирергә ризалашса, аңа акча тапшыру ысулын өйрә­тәләр. Акчаларны тапшыруда таксистлар, банк переводлары-күчермәләре, терминаллар кулланыла.
Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге игътибарлы һәм сак булырга, аеруча чит кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә сизгерлекне югалтмаска чакыра. Телефоннан әйтелгән мәгъ­лүматны яңадан тикшерергә кирәк. Шунда ук полиция органына яки «02» телефоны буенча шалтырату мөһим.
Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы, административ хокук тәртибе бозып, юл-транс­порт фаҗигасе китереп чыгарган очракта, полиция хез­мәткәр­ләренең мәгълүм тәр­типтә эш итүе турында да белеп тору кирәк.
Тәртип бозуы белән шофер үзе килешкән очракта һәм моның өчен административ штраф күздә тотылган бул­са, шоферга кара­та административ хокук тәртибе бозу турындагы эш буенча карар чыгарыла. Риза булмаганда яки гамәлдәге законда мондый тәртип бозган өчен шоферлык хокукыннан мәхрүм итү күздә тотылган булса, административ хокук тәрти­бе бозу турында протокол төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә.
Административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәч, аны электрон терминаллар аша да, финанс-кредит учреждениеләрендә дә түләргә була.
Азат Низаметдинов,
җинаятьләрне эзәрлекләү бүлеге начальнигы,
полициянең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: