Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2018, 12:05

Яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Бу атнада ятимнәргә һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга район үзәгендәге Ходайбирдин урамында урнашкан яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды.

Аларга котлау сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов мөрәҗәгать итте.
- Районда ел саен балигъ яшенә җиткән ятимнәргә торак бирелә. Бүген районда яшәүче тугыз кеше барлык уңайлыклары булган фатир ачкычлары алды. Уңайлы һәм җылы йортта гаилә корыгыз, район демографиясен арттырыгыз. Уку йортларында укыганнар диплом алу белән эшкә туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез, районга белгечләр һәрвакыт кирәк, - диде Фәнзил Фәез улы.
- Бүген сез өй туйлыйсыз. Сезнең йорт уңайлы урында урнашкан. Якында гына мәктәп, балалар бакчасы һәм башка объектлар бар, - диде опека һәм попечительлек секторы мөдире З.М.Бәхтиярова, аларны чын күңелдән котлап.
Светлана Рожкова, район хакимия­тенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдереп, педагогия университетын тәмамлау белән туган авылга кайтырга сүз бирде. Өченче каттан фатир алган Яңа Кыешкы авылыннан Таңсылу Ибәтуллина (рәсемдә - уңда) да үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.
- Минем шатлыгым эчемә сыймый, ниһаять, минем хыялым тормышка ашты. Бу көнне дулкынланып көтеп тордым. Район хакимиятенә һәм дәүләтебезгә зур рәхмәт! Озакка сузмый яңа фатирга йорт җиһазлары алып кайтып яши башлаячакмын.
Кырмыскалы авылыннан Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Алексей Дудаев яңа фатирын ачып керү белән, үзенең шатлыгын белдерде:
- Шундый зур, җылы һәм якты фатирлы булырмын, дип көтмәгән идем. Биредә ремонт үткәрелгән, тәрәзәләре ике як урамга карый. Фәнзил Фәез улы әйтүенчә, укуымны тәмамлау белән Кырмыскалы авылына кайтырга, өйләнеп, балалар үстерергә хыялланам.
Фатир ачкычы алырга үзенең егете белән килгән медицина университетын тә­мамлаган Лилия Рәхматуллина да шундый ук фикердә. Алар да үзләренең соклануларын яшермәделәр. Һичшиксез, район хакимияте һәм дәүләтебез ягыннан күрсәтелгән ярдәм бәһалап беткесез. Икътисадый һәм демографик үсеш өчен дә бу бик мөһим.
Бәхетле фатир хуҗалары рәхмәт белдереп, газ, электр утын хәвефсез файдалану турында инструктаж алырга ашыктылар.
Марсель Рәшитов.
Читайте нас: