Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2018, 11:23

“Кемерово, без сезнең белән”

25 мартта Кемерово шәһәренең “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 64 кешенең, шул исәптән 40тан артык сабыйның гомере өзелде. Бу уңайдан 28 мартта илебездә матәм көне дип игълан ителде.

Район халкы да бу вакыйгадан читтә калмады. Кырмыскалы авылының үзәк мәйданына бу куркыныч янгында һәлак булган кешеләрне хөрмәт белән искә алырга 100дән артык кеше җы­елды. Барсы да ак төстәге шарлар һәм шәмнәр, ә күпләре чәчкәләр һәм уенчыклар алып килгән иде.
Җыелучыларга Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов мөрәҗәгать итте:
- Бүген Кемерово шәһәрендә балалары һәлак булган ата-аналар, туганнары һәм якыннары ниләр киче­рүен күз алдына китерүе дә авыр. Иң куркынычы шул: бу фаҗигадә күпме бала һәлак булды. Мондый хәлләрдән Ходай үзе сакласын. Һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алыйк, - диде Айрат Әсхәт улы.
Тынлыктан соң күк йөзенә бу куркыныч фаҗигадә һәлак булган сабый­ларның җаннары кебек бер-бер артлы ак шарлар очырылды. Соңыннан чарада катнашучылар Ана һәйкәленә чәчкәләр салдылар, шәмнәр куйдылар. Халык таралырга ашыкмады, аларның һәр­берсенең күзләре яшьле иде.
26 мартта, республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстанның сәүдә үзәкләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрергә, дигән карарга килделәр. Якын көннәрдә федераль күзәтү ведомстволары сәүдә үзәкләрен генә түгел, кинотеатрларны, җәмәгать объектларын һәм халык күп җыелган урыннарны тикшерәчәк. Мондый фаҗига башкача кабатланырга тиеш түгел.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: