Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2018, 16:21

“Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесендә лидерлар билгеле

Башкалада “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы дәвам итә. Кичә педагоглар “Мәгариф проекты”нда үзләренең белемен һәм сәләтен күрсәтте. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча конкурсантлар арасында лидерлар билгеле булды. Бүген алар “Мәгариф сәясмәннәре түгәрәк өстәле”ндә катнаша.

Шуны да исегезгә төшерәбез: 29-30 мартта ”Башкортстанның ел укытучысы” һөнәри бәйгесе кысаларында “Тамашачылар сөюе призы” номинациясе буенча онлайн-тавыш бирү бара.
Конкурста катнашучы педагоглар өчен Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битендә бүген 18.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була. Яраткан укытучыгыз өчен тавыш бирергә онытмагыз, дуслар! Конкурска йомгак 31 мартта ясала булды.
"Кызыл таң"гәзитеннән алынды.
Читайте нас: