Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2018, 16:14

Гадәти булмаган хәл: якташыбыз өчен НТВ телеканалы кагыйдәләрне үзгәртә

«Син супер» проектының беренче турының соңгы сигезенче чыгарылышы вакытында НТВ телеканалы эфирында башка сыймаслык хәл булды.

Башкортстаннан килгән 15 яшьлек кыз өчен тәүге тапкыр шоуның кагыйдәләре үзгәртелде. Равил авылыннан Зарема Шәйхетдинова «Titanium» җырын башкарды, ләкин бер жюри әгъзасы, Владимир Пресняков кына, яшел төймәгә басты. Кыз чыгыш ясау өчен җырны дөрес сайламаган, дигән фикергә килде аның коллегалары һәм аннан халыҡ җырын башкаруны сорады. Якташыбыз башкорт җырын җырлап күрсәткәннән соң, Сергей Лазарев, Юлианна Карулова һәм Игорь Крутой яшел төймәгә басты һәм кызның халык җырларын башкару сәләте зур булуын билгеләде.
Әмма проект кагыйдәләре буенча, судьяларга үзләренең тәүге карарын үзгәртергә ярамый. Ләкин бу көнне йолдызлар һәм уңыш Зарема яклы иде. Бакъдисәң, яздырган көнне бер эфирга гына Виктор Дробышны алмаштырган Виктор Пресняковның туган көне булган һәм аңа 50 яшь тулган, һәм ул үзенә бүләк итеп Зареманы проектта калдыруны сорады.
«Бәлки, минем туган көнемдә бер тапкыр моны эшләргә мөмкиндер? Зинһар, үтенеп сорыйм. Бу кыз арытабан чыгыш ясарга хокуклы». Юбилярның сүзен кире какмадылар. Шулай да алып баручы Вадим Такменев билгеле җырчыдан икенче эфирга ул үзе кызыкай белән шөгыльләнәсәк, дигән вәгъдә алды. Пресняков шатланып риза булды.
Зарема үҙенең коткаручысына рәхмәт белдерде һәм туган көне белән котлады.
УФА, 2018 ел, 2 апрель. /«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, Эльмира Сабирова/.
http://www.bashinform.ru/news/1137486-bespretsedentnyy-sluchay-radi-devochki-iz-bashkirii-telekanal-ntv-menyaet-pravila/
Читайте нас: