— Алдагы өч елда 10нан артык яңа объект төзүгә 15 миллиард сум юнәлтергә күзаллыйбыз. Бу байтаҡ зур сумма, – диде төбәк җитәкчесе. – Республиканың зур, куәтле булуы аңлашыла. Без шул адымға онкология диспансерында, кардиология үзәгендә яңа корпуслар, балалар поликлиникалары, муниципалитетларда хирургия корпуслары кирәк булганга барабыз. Бер сүз белән әйткәндә, шул юнәлештә эшләр өчен 15 миллиард сум табабыз.
Шуның белән бергә республика Башлыгы бу мәсьәләләрне хәл итү өчен федераль ярдәмнең мөһимлеген билгеләде.
— Шуңа карамастан, федераль ярдәм булса, без аннан баш тартмыйбыз. Бу безнең өчен зур программага ярыйсы ук ярдәм булачак, – дип сызык өстенә алды Рөстәм Хәмитов.
УФА, 2018 ел, 2 апрель. /«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы/.
http://www.bashinform.ru/news/1137185-na-stroitelstvo-novykh-obektov-zdravookhraneniya-my-napravim-15-mlrd-rubley-rustem-khamitov/