Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2018, 11:29

Янә хуҗасыз этләр турында

Кайбер авылларда яшәүчеләр урамнарда хуҗасыз йөрүче этләрнең күбәюенә, әледән-әле кош-кортларга һәм малларга гына түгел, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итүләре турында борчылу белдереп ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итә.

2016 елның уртасыннан башлап районда хуҗасыз этләрне тоту һәм асрау өчен Х.Т.Гыйбадуллин җитәкче­легендәге “Строймонтаж” җәмгыяте эшләп килә. Оешма эшен республика хөкүмәтенең 2016 елның 16 маендагы 187нче санлы “Башкортстан Республикасында хуҗасыз этләрне тоту һәм асрау тәртибе” карарына нигезләнеп алып бара. Анда атап үтелгән чаралар тиеше­нчә штаты, матди базасы, автотранспорты һәм корылмалары бул­ган махсус предприятиегә йөк­ләтергә тиешлеге анык күрсәтелгән.
Предприятиенең эшчәнлеге турында без гәзит битләрендә сөй­ләп үткән идек инде. Бу юлы гәзит укучыларга борчылу тудырган хуҗасыз этләр буенча мөрәҗәгать итү тәрти­бен аңлатып китәсе килә. Хәмзә Тәлгать улының сүзләре буенча, хуҗасыз йөрегән этләр ке­шеләрнең һәм юридик берәмлек­ләрнең гаризалары буенча, шулай ук муниципалитет тарафыннан расланган планлы чаралар чиклә­рендә тотыла. Гаризаны кулдан язып, мотлак теркәтергә кирәк. 30 көн эчендә гариза язучыга үткәрелгән чаралар нәтиҗәсе турында хәбәр ителә.
- Сер түгел, безнең тәҗрибәдә гариза язучы белән тотылган эт хуҗа­лары арасында конфликтлы хәлләр килеп чыккан очраклар да бар. Мондый аңлашылмау­чанлыкны булдырмас өчен без урындагы хәл­не яхшырак белгән авыл Советы хаки­миятләре белән бәйләнешкә керәбез. Шуның өчен дә хуҗасыз йөрегән этләр турында урындагы власть органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз, соңыннан алар тиешле заявканы безгә җибәрә, - дип аңлатты хәлне Хәмзә Гыйбадуллин.
Тәлгать ФӘРИТОВ.
Читайте нас: