Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2018, 16:49

Беренчегә баручыларны бүләк көтә

Республикада аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр ел саен биреләчәк.

3 апрельдә Хөкүмәтнең чираттагы утырышында “ “Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме” турындагы законга үзгәреш кертү” закон проекты расланды. Тиздән бу закон проекты Дәүләт- җыелышы Корылтайда каралачак.
Былтыр республикада беренчегә баручы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 19,098 миллион сум акча тотылган.
Соңгы өч елда республикада андый ярдәмне 24 мең бала алган.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: