Соңгы 100 елда Җир шарындагы уртача температура бер градуска җылынган. Нәтиҗәдә, Арктикада, тауларда бозлар тизрәк эри башлаган, Дөнья океанында су 20 сантиметрга күтәрелгән. Галимнәр алдагы 100 елда температура тагын 3-4 градуска җылынып, су 30-40 сантиметрга күтәрелергә мөмкин дип фаразлый.