Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2018, 17:00

Ялган ... хәвефсезлекне тәэмин итә?!

3D-графикасы тормышыбызга бик тиз килеп керде һәм тиз арада төрле өлкәләрдә кулланыла башлады.

Исландиядә бу алымны автомобильдә тиз йөрүче водительләргә каршы көрәштә куллана башлаганнар. Хәзер анда юлдагы “зебра” рәсемен 3D-графикасы белән төшерәләр. Читтән караганда, бу сызыклар юлда аркылы ятучы бетон баганларны хәтерләтә. Кайсы водитель машинасының җимерелүен теләсен?! Алар ерактан ук тизлекне киметә башлаган.
Җәяү йөрүчеләр дә мондый “зебра”ны күреп, тәүдә каушап кала. Әмма берникадәр вакыттан, бу алымның бик нәтиҗәле булуын сызык өстенә алганнар.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: