Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2018, 18:48

Ихатагыз белән бәйгедә катнашыгыз!

Кемнең генә чиста, матур, иркен ихаталы йортта яшисе килми икән?! Йорт алдының нинди хәлдә булуы күпчелек очракта анда яшәүчеләрдән тора да инде.

Республиканың күпфатирлы йортларында яшәүчеләрне иң күркәм, спорт өчен җайлаштырылган һәм "Хәвефсез ихата" Бөтенрусия конкурсында катнашырга чакыралар. Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре әйтүенчә, конкурс күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән бергәләп ихаталарны тәртипкә китерү, төзекләндерү максатыннан оештырыла.
Анда катнашу өчен 18 майга кадәр команданы теркәргә, йортның ихатасына сайлаган номинациягә туры килүче: “Спорт ихатасы”, “Күркәм ихата” һәм “Хәвефсез ихата” бәйге объектын урнаштырырга кирәк. Ул объект кешеләргә файда китерергә тиеш яисә ихатаны матурлап тору өчен булса да ярый. Аның фотосын социаль челтәрдә һәм конкурс сайтында урнаштырырга кирәк.
Конкурска нәтиҗә һәм җиңүчеләрне бүләкләү 25 майда — "Күршеләр көне"ндә узачак. 1нче һәм 2нче урынны яулачы ихаталар өчен — 1 миллион 500 мең сум, 3нче урынга 100 мең сум акча бирелә. Аны күпфатирлы йортта яшәүчеләр ихаталарын төзекләндерү өчен тотынырга тиеш.
«Кызыл таң» гәзитеннән алынды.
Читайте нас: