Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2018, 12:29

Путин, Эрдоган һәм Роухани уртак килешүгә кул куйдылар

“RT“ хәбәр итүенчә, Русия, Төркия һәм Иран җитәкчеләре Сүриядәге сугышны озак вакытка туктатуга ирешү турында килеште. Килешүгә Владимир Путин, Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Хәсән Роухани кул куйдылар.

Өч ил Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек советының 2254нче резолюциясен гамәлгә ашыру өстендә эшләргә, шулай ук якын арада Сүриядә конституцион комиссияләр эшчәнлеген оештыруда ярдәм итәргә ниятли. Президентлар Сүрия Гарәб Республикасына гуманитар ярдәм күләмен арттырырга чакырды.
Әйтергә кирәк, Владимир Путин белән Хәсән Роухани соңгы дүрт елда уникенче тапкыр очраштылар.
«Кызыл таң» гәзитеннән алынды.
Читайте нас: