Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2018, 18:44

Сак булыгыз, балагызны урламасыннар!

Аксыл төстәге "Киа Спектра" машинасындагы ир-егетләрнең балалар югалуына бәйле булуы ихтимал.

Кичә Краснокама районының Яңа Нугай авылында шундый хәл булган.
Мәктәптән кайтып килүче 4нче сыйныф укучысының янына аксыл төстәге "Киа Спектра" машинасы килеп туктый. Анда утыручы ике кеше малайны өенә кайтарып куярга тәкъдим итә. Бала машинага утырудан баш тартканнан соң да алар аның артыннан баруын дәвам итә. Бәхеткә, малай билгесез кешеләрдән качып котыла.
Малайның әтисе якындагы кибеткә урнаштырылган видеокамера язмасын карый, улы андагы машинаны таный. Әлеге очрак турында полициягә хәбәр ителгән.
«Кызыл таң» гәзитеннән алынды.
Читайте нас: