Республиканың зур сәүдә үзәкләрендә коткаручылар янгын сүндерүчеләр белән берлектә күнекмәләр үткәрә. Сәүдә залларыннан халык, сатучылар эвакуацияләнә. Кичә шундый күнекмәләр Уфаның "Ирәмәл" һәм "Яй" сәүдә үзәкләрендә үтте. "Күнекмәләр планга ярашлы үткәрелә, алар турында алдан хәбәр ителә", - дип белдерә Федераль янгын хезмәтенең Башкортстан буенча 22нче отряды хезмәткәрләре.