Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2018, 13:00

“Салават Юлаев”ның баш тренеры вазыйфасыннан бушатылды

Мәгълүм булуынча, Континенталь хоккей лигасы плей-оффында “Салават Юлаев”, Чиләбенең “Трактор” командасына отылып, Конференция финалына үтә алмады. Мондый нәтиҗә клуб җитәкчелеген канәгатьләндермәде һәм кадрларда үзгәрешләр башланды.

Команданың баш тренеры Эркка Вестерлунд вазыйфасыннан бушатылды. Баш тренер вазыйфасын башкаручы итеп Николай Цулыгин билгеләнде.
Шулай ук, капкачы Бен Скривенс, сакчылар Оскар Бартулис, Максим Гончаров, үзәк һөҗүмчеләр Михаил Юньков һәм Евгений Коротов белән контракт озайтылмаган.
«Кызыл таң» гәзитеннән алынды.
Читайте нас: