Тикшеренүләрдә илнең төрле шәһәр һәм авылларында яшәүче 18 яшьтән өлкән 1,5 мең кеше катнашкан. Аларның 21 проценты, аена 20-45 мең сум кирәк, дисә, 66 проценты 45-120 мең сум таләп ителүен белдергән. Респондентларның 13 процентына рәхәт яшәр өчен аена 120 мең сумнан да күбрәк кирәк икән. Әй нәфсе бу кешедә!..