Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2018, 13:00

Илешлеләр тик ятмый!

Илеш районында гаҗәеп хәл булды: тәүге кварталда 4 пар игезәк туды!

Игезәк сабыйлар Түбән Череккүлдән - Миләүшә һәм Рөстәм Тимеровлар, Сүлтедән - Әкълимә һәм Ирек Газизовлар, Тәҗәйдән - Айгөл һәм Радик Мөхәммәтдиновлар, Югары Яркәйдән Таңсылу һәм Ирек Камаловлар гаиләләрендә дөньяга килде.
"Районыбызда мондый хәлнең булганы, бер-бер артлы гына игезәк сабыйлар дөньяга килгәне юк иде. Республикада игълан ителгән "Гаилә елы"ның бер-бер артлы гына игезәкләр туу белән башланып китүе бик куанычлы булды ", - ди ЗАГС хезмәтенең район идарәсе начальнигы Айгөл Хәбирова.
Әйе, бала туу - һәр гаиләнең иң зур шатлыгы ул! Яңа туган игезәк сабыйлар әти-әниләренә икеләтә бәхет, икеләтә шатлык алып килсен, ризыклары һәм бәхетләре белән туып-үссен, туган төбәкләренең ватанпәрвәр кешеләре булсын иде! Амин!
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: