Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2018, 12:36

Константин Толкачев комиссия утырышы үткәрде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев сәяси партиянең төбәк бүлекчәсенең Программа комиссиясе утырышын үткәрде.

Утырышта республика парламенты депутатларын сайлауларга программа документларын әзерләү хакында игълан ителде.
Комиссяия составына җәмәгатьчелек фикере лидерлары, политологлар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, партия активы исәбеннән башкарма власть органнары вәкилләре – барлыгы 27 кеше керде.
Константин Толкачев документларның Дәүләт думасына сайлауларда партиянең сайлау алды программасы, Русия Президенты һәм Башкортстан Башлыгы Юлламалары, шулай ук, 2030 елга кадәр республиканы үстерү стратегиясе нигезендә әзерләнергә тиешлеген белдерде.
Программаны партия проектлары координаторлары җитәкчелегендә эшче төркем әзерләячәк. Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар агымдагы елның сентябрендә үтәчәк. Республикада яшәүчеләр парламентка 110 депутат сайлаячак.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: