Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 апрель 2018, 11:46

Язгы ташу шаяртмый

Кыш кар аз булганлыктан, ул тиз генә эреп бетәргә тиеш кебек иде. Ләкин җир өсте туң булу сәбәпле, көннәр бераз җылыту белән ялан сулары җиргә сеңми, күтәрелеп, авылларны баса башлады.

Бекет авылында яшәүче Шонгуров­ларның гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә килә - төнлә ихаталарына су кереп, барлык кураларны, шул исәптән, абзарларын су баса һәм барлык маллары су астында торып кала.
- Кичтән улым шәһәргә китте. Иртән сәгать алтыда уянып, тышка чык­сам, аптырап киттем: төне буена ихатада су ярты метрга кадәр күтәрелгән. Иң тәүдә коткару хезмәтенә һәм күршеләргә шалтыраттым. Ярдәмгә килгән хезмәткәрләр абзарны ачтылар. Күр­гәннәрдән котым алынды – яратып, сөеп кенә үстергән кәҗәләрем бәрән­нәре белән үлеп яталар, унысының икесе, тавыкларыбызның да өчесе генә исән калган, - ди Людмила Алексеевна, күз яшьләренә буылып.
Тубыктан су ерып хуҗабикә үзе ихатага озын кунычлы итек киеп кенә чыга. Иртән-иртүк уллары кайтып төшкән, көймәгә утырып, калган әйберләрне чыгарган.
- Әти-әнигә ярдәм итеп торабыз, чөнки аларның пенсияләре аз, өстәвенә, әтием чирли, барлык акчалары дарулар, кыйммәтле уколлар алуга китә. Кәҗәләр аларның карап торган маллары иде – сөтен дә, үрчетеп бәрәннәрен дә саттылар. Яшелчәләр, кайнатмалар тулы кар базы да су астында калган. Инде биш ел тирәсе болай булганы юк иде әле, - ди хуҗаларның улы Александр.
- Кызганычка каршы, табигать көйсезлекләре сорап килми, быел авылны су басар, дип уйламаган идек, - ди Подлуб авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.П.Екимов. - Гомумән, муниципалитет биләмәсендә ташкын нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар комплексы үткәрелде – елгадагы бозлар шартлатылды, су юллары һәм торбалар чистартылды, “Артемида” токымчылык хуҗалыгында малларны вакытлыча урнаштыру пункты булдырылды, бу турыда халыкка хәбәр ителде.
Шул көннәрдә Салчут авылындагы биш йортка да су кергән, йортларның берсендә җиһазларына зыян килгән.
Табигать көйсезлекләре көтмәгәндә килә, аны алдан ук белеп тә булмый, ләкин “Саклаганны Ходай саклар” дигәнне онытмаска, төрле хәлләргә әзер торырга кирәк.
Марсель РӘШИТОВ.
Автор фотолары.
Читайте нас: