Үзән
+7 °С
Облачно
Көнүзәк
16 Апреля 2018, 07:26

Бәрсүән ярларына кайта

Бүген Бәрсүән елгасында ташкын сулары дәрәҗәсе 15 сантиметрга кимегән. Су баскан зонада 59 йорт территориясе, шул исәптән 22 торак йорт, исәпләнә, ике йортка кергән су идәнне каплаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вакыйга урынында 22 данә техика һәм 56 коткаручы эшли. Дамбага комташ өю эшләре төгәлләнгән.
Каза күрүчеләргә вакытлыча урнашу өчен 2 пункт әзерләнгән, ләкин халык туганнарына китүне хуп күрә. Су баскан зонада социаль әһәмияткә ия объектлар юк.
”Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас