Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2018, 17:13

Русиялеләр нинди машина ярата?

Агымдагы елның гыйнвар-март айлары йомгаклары буенча Русиядә иң күп сатылган яңа чит ил машиналары рейтингы игълан ителде. Аны “Автостат” аналитика агентлыгы төзегән.

Исемлектә беренче урында — "Kia Rio" автомобиле. Өч айда ул 25,3 мең данә сатылган, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 20,2 процентка күбрәк.
Икенче баскычны "Hyundai Creta" кроссоверы били. Аны сату 39 процентка арткан (15,7 мең автомобильгә).
Өченче урында — "Hyundai Solaris". Агымдагы елда аны сату 14,2 процентка яхшырган (14,4 мең автомобиль).
Шулай ук, иң күп сатылган чит ил автомобильләре арасында "Volkswagen Polo" (11 500 машина), "Renault Duster" (10 200), "Skoda Rapid" (8 000), "Renault Kaptur" (7 600), "Kia Sportage" (7 500), "Volkswagen Tiguan" (7 300) һәм "Renault Sandero" (7 200) бар. Гомум алганда, ел башыннан 294,7 мең чит ил машинасы сатылган.
”Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: