Икътисади үсеш министрлыгы бу закон проектын хуплаган. Нәтиҗәдә, фармацевтика базарында көндәшлек барлыкка киләчәк һәм даруларга хаклар төшәчәк, дип көтелә. Ләкин Сәламәтлек саклау министрлыгында кибетләрдә даруларга тиешле контроль булмас дип фаразлыйлар. Шушы сәбәпле киштәләргә хәвефле продукция дә эләгергә мөмкин.