Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2018, 14:09

Баш мөфти Истанбулдагы саммитта катнашты

16-19 апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге “Долмабахче” сараенда Бөтендөнья дини азчылык саммиты үтә. Чарада дөньяның йөз иленнән өч йөздән артык мөселман оешмасы вәкиле, галимнәр, журналистлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Форумның максаты – Төркия һәм дөньяның мөселман оешмалары белән туганлык бәйләнешләрен урнаштыру. Саммитта катнашучылар мөселманнар азчылыкны тәшкил итүче төбәкләрдәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыша.
Югaры дәрәҗәдәгe oчрaшуның сoңгы көнeндә кунaклaр Истaнбулның тaриxи һәм мәдәни урыннaрын дa кaрaячaк.
Мәртәбәле форумда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады. Аның чыгышы белән Нәзарәтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: