Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2018, 17:19

Фатирыннан колак кага язган...

Чиләбе шәһәрендә бер ханым фатирын ике ир-егеткә арендага биргән. Тегеләре, ике ай түләгәннән соң, юкка чыккан.

Хуҗабикә фатирына барса, аның ишеге алыштырылган булып чыга. Хокук сакчылары ярдәмендә торагына керсә, ни күрсен: бирегә кемдер күченә башлаган! Фатирга таныш булмаган әйберләр, көнкүреш җиһазлары китерелгән. Боларны күреп, ханым фатирына сигнализация куйдыра, полициягә гариза яза.
Шул ук вакытта полициягә тагын бер хатын-кыз килә. Ул әлеге фатирны сатып алучы булып чыга. Бактың исә, арендага алып яшибез дигән ике ир ялган документлар буенча фатирны 2 миллион сумга саткан. Сатып алу килешүе Чиләбе күпфункцияле үзәгендә төзелгән. Соңрак аның хезмәткәрләре сатып алучының әлеге торакка хокукын теркәүдән баш тарткан.
Полиция кеше фатирына кул сузучыларны эзләүне дәвам итә.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: