Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2018, 14:08

Иң яхшы студентлар Уфага җыела

Уфада укучыларның һөнәри осталыгын ачыклауга юнәлтелгән ачык “Мәгълүмати хәвефсезлек” Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

24-26 апрельдә Уфага Русиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы студентлар җыелачак. Алар — мәгълүматны яклау өлкәсендә төбәкләр этабы җиңүчеләре. Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы Уфа Радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвефсезлек колледжы базасында үтәчәк. Русиянең 26 субъектыннан килгән студентлар җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: