Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2018, 17:20

Республика Башлыгы оператив киңәшмә үткәрде

Бүген республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакта гадәттән тыш хәл булган 1нче мәктәптә оператив киңәшмә үткәрде.

Анда хокук саклау органнары, ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәтләр, республика һәм муниципаль власть органнары вәкилләре катнашты.
Төбәк җитәкчесе кыска вакыт эчендә республиканың барлык мәктәпләрендә дә пропуск режимын көчәйтүне, шулай ук, янгын булган сыйныфта тиз арада ремонт башлауны йөкләде.
Мәктәп коллективы белән әңгәмә вакытында Рөстәм Хәмитов укучыларны эвакуацияләүне оператив оештырган укытучыларның һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәтләрнең уңай эшен билгеләп үтте. Аннан соң ул каза күрүчеләр белән дәваханәдә очрашты.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: