Үзән
+7 °С
Облачно
Көнүзәк
18 Апреля 2018, 12:28

Республикада коры кымыз җитештерә башлаячаклар

Аңарда барлык файдалы сыйфатлар да сакланачак, дип вәгъдә итә җитештерүчеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Баймак авыл хуҗалыгы кооперативы тиздән кымызны киптереп, порошок рәвешендә сатуга чыгара башлаячак. Моның өчен уникаль цех кайтартылган.
Билгеле булуынча, кымыз - тиз бозылучы ризык, аны ерак араларга транспортировкалау мөмкин түгел. "Порошок рәвешендәге кымызны бөтен дөньяга, хәтта космоска да җибәреп булачак,", - ди проектның җитәкчесе Әкрам Горин.
Җитәкче белдерүенчә, кымыздагы бактерияләр "йоклатыла" һәм алар порошокны җылы суга салгач кына янә "уяначак".
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас