Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2018, 17:18

Сыйныфташларына һөҗүм иткән

Стәрлетамак шәһәренең 1нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укучы үсмер яшьтәшләренә һәм укытучыга һөҗүм иткән.

Вакыйга нәтиҗәсендә дүрт кеше дәваханәгә китерелгән, шуларның өчесе – балалар. Аларның хәле уртача дип бәяләнә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге үсмер, бензин сибеп, сыйныф бүлмәсенә ут төрткән. Ул тиз арада сүндерелгән. Үсмерләр әлеге малайның бер кызны пычак белән җәрәхәтләвен, шушы хәлдән соң кызның икенче кат тәрәзәсеннән сикерергә теләве турында әйткән. Әлеге малайның коррекцион сыйныфта укуы билгеле. Ул үзен дә пычак белән яралаган.
Шушы вакыйгадан соң республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ашыгыч рәвештә Стәрлетамакта булды. Вакыйганың сәбәпләре һәм нәтиҗәләре ачыклана.
“Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: