Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель 2018, 14:28

Хәрби хезмәт турында закон үзгәреш кичерә

Русия Хөкүмәте Башкортстан парламенты тарафыннан тикшерүгә кертелгән “Русия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизация турында” Федераль законның 20 статьясына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законның 27 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль законнар проектын хуплады.

Аңа ярашлы, муниципаль район, шәһәр һәм федераль тәгаенләнештәге шәһәр эчендәге территорияләрдә гражданнарны мобильләштерү буенча чакырылыш комиссияләренә теләсә кайсы муниципаль берәмлек башлыгы түгел, ә урындагы хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы кеше җитәкчелек итәргә тиеш. Шундый ук норма чакырылыш комиссиясе рәисен билгеләүгә дә кагыла.
– Башкортстан һәм башка кайбер төбәкләр өчен әлеге үзгәрешләр мөһим әһәмиткә ия, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Республикада муниципаль берәмлекләр башлыклары булып, гадәттә, даими нигездә эшләмәүче урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре тора. Алардан аермалы буларак, урындагы хакимият башлыкларының чакырылыш комиссияләренә йөкләтелгән бурычларны оператив хәл итү өчен вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре күбрәк. Нәкъ урындагы хакимиятнең вәкаләтләре башкарма-бүлү характерында булуына бәйле, алар мобилизация әзерлеге һәм мобильләштерү өлкәсендә хокукын гамәлгә ашыруда гражданнарның хәрби бурычын үтәвен тәэмин итүдәге эшчәнлеген башкара. Шуңа күрә чакырылыш комиссияләренә җитәкчелек итүне вәкаләтле органнарга түгел, ә хакимият башлыкларына йөкләтергә кирәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: