Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель 2018, 13:55

Коры үлән яндыру тыела

БР Хөкүмәтенең Премьер-министры рәисе Рөстәм Мәрдәнов катнашлыгындагы Республика Хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышында язгы-җәйге чорда янгын хәвефсезлеге тәэмин итү буенча ел саен үткәрелә торган чаралар комплексына үзгәрешләр кертелде.

– Язгы-җәйге чорда янгын хәвефсезлеге тәэмин итү буенча чаралар комплексы җир участоклары һәм авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларына чүп-чар җыю, үлән чабу, шулай ук биләмәләрне чүп үләннәреннән чистарту һәм печәнне вакытында җыеп алу бурычы куя, – дип ассызыклады Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге начальнигы Марат Латыйпов. – Шулай ук автомобиль һәм тимер юллары чикләрендә коры үлән яндыру һәм учак ягу катгый тыела. Моңардан тыш, поезд һәм автомобиль тәрәзәләреннән тәмәке төпчеге һәм шырпы ыргытырга да ярамый.
Гамәлдәге закончалыкта каралганча, күрсәтелгән кагыйдәләрне бозган өчен югары вазыйфадагы шәхесләргә - 15 меңнән 500 мең сумга, аерым шәхесләргә 2 мең сумнан артык штраф салына.
БР Хөкүмәтенең Премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов ут белән сак тотынмаган өчен штрафларны арттыру мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
(Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан).
Читайте нас: