Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2018, 17:50

Балалар әти-әниләрен тапсын иде

Уфаның балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне “Россия 1” каналында күрсәтәчәкләр.

“Россия 1” федераль телевизион каналының “Когда все дома” хезмәткәрләре Уфаның балалар йортларында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар турында материаллар төшерәчәк. “Видеопаспорт” проекты өчен съемкалар 23-28 апрельдә узачак. “У вас будет ребенок” рубрикасын алып баручы Елена Кизякова Уфага үзе дә киләчәк.
Билгеле булуынча, “видеопаспорт” белән хезмәттәшлек итү чорында республикадан 125 бала турында сюжет төшерелгән, шуның 15е федераль телеканалда эфирга чыккан. 68 бала үзенә яңа әти-әни тапкан, тагын дүртесе булачак гаиләләр белән таныша.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: