Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2018, 11:38

Гражданнар белән эшләү зарур

– Кичә “Туры элемтә” вакытында гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе муниципаль властьларга кагылышлы булды. Бу урындагы әһәмияттә булган проблемаларның оператив һәм нәтиҗәле хәл ителмәве турында сөйли, – диде республика Башлыгы Башкортстан муниципаль берәмлекләренең VII съездындагы чыгышында.

Халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Гражданнарны кабул итүләрне, җыелышларны ешрак үткәрү, алар белән турыдан-туры диалог булдыру мөһим.
Гражданнар хәвефсезлеге мәсьәләләрен шәхси контрольгә алу зарур. Кемероводагы фаҗигадән соң бу аеруча акутуаль.
Стәрлетамакта булган тагын бер фаҗига, республиканы тетрәндерергә мәҗбүр итте. Без яшьләр белән тиешле дәрәҗәдә эшләмибез, аларны социаль челтәрләрдә “югалтабыз”, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белмибез. Моңа мөнәсәбәтне үзгәртмәсәк, андый вакыйгалар кабатланырга мөмкин.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: