Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2018, 11:40

Мөһим эшләр көтә

Якын киләчәктә безне җаваплы чаралар әзерләү һәм үткәрү көтүен билгеләп үтте республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан муниципаль берәмлекләренең VII съездында

Якын киләчәктә безне җаваплы чаралар әзерләү һәм үткәрү көтүен билгеләп үтте республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан муниципаль берәмлекләренең VII съездында.
Быелгы көзнең мөһим сәяси вакыйгасы – Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар.
Гадәттә, сайлау кампаниясе югары көндәшлек шартларында үтә. Күпләр өчен ул эшлеке сыйфатларны, кешеләр белән эшли белү дәрәҗәсен тикшерүгә әвереләчәк.
Киләсе елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тула. Юбилей алдыннан һәрбер шәһәр һәм районда яңа социаль яисә инженерлык инфраструктурасы объектлары төзеләчәк. Бу чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.
2020 елда Бөтендөнья халыклары ижаты фестивале – Фольклориадага йөзләгән илдән делегатлар Уфада җыелачак.
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: