Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2018, 12:12

Уфада иң чибәр татар кызын сайладылар

«Татар кызы-2018» республика конкурсы җиңүчесе исеменә Балтач районыннан 11нче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова лаек булды.

21 апрелдә башкалада «Татар кызы-2018» республика матурлык бәйгесе үтте. Җиңүче исеменә Балтач районыннан Чулпан Кашанова лаек булды.
Республиканың иң чибәр татар кызы Европага путевка белән бүләкләнде. Чулпан Татарстанда үтәчәк Бөтенрусия "Татар кызы" бәйгесенә барачак.
Конкурсның финал өлешендә 16дан 24 яшькә кадәр 12 сылу көч сынашты. Быел бәйге 15нче тапкыр үткәрелде..
«Кызыл таң” гәзитеннән алынды.
Читайте нас: